Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Гырон быдтон» – дуслык бәйрәме

Инде хәбәр иткәнчә, районынбызда республикакүләм «Гырон быдтон» бәйрәме уздырылды. 28 июньдә Чепья авылы милли удмурт мәдәниятен яратучыларны җәлеп итү үзәгенә әверелде, анда Татарстан, Мари, Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән кунаклар җыелды. Удмурт халкы тарафыннан язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә торган бу борынгы бәйрәм һәркемдә зур кызыксыну уятты.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышына кадәр килгән делегацияләр удмурт халкының тормышын, гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар. Республикабыздан килгән дәрәҗәле кунаклар төркемен Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Рес-публикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкләде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин килүчеләрне удмурт халкы вәкилләре тарафыннан бөртекләп җыйган һәм сак-лаган милли бизәкләрне, осталар тарафыннан тудырылган милли кул эшләнмәләрен, традицион киемнәрне, уен коралларын һәм башка мәдәни мирас өлгеләре белән таныштырды.
Зур мәйданда музыкаль тантана башланып китте. Бәйрәмнең төп звеносы — уникаль удмурт кыллы — җепле уен коралы — кубыз булды, ул шошма удмуртларының һәм гомумән, удмурт мәдә-ниятенең мөһим милли символы булып тора. Бүгенге көндә уен коралы үзе дә, уйнау сәнгате дә Татарстан Республикасының Балтач районы удмуртлары арасында гына сакланып калган. «Айкай» удмурт дәүләт фольклор театры чыгышлары районнардан килгән коллективларның һәм үзешчән артистларның җыр-биюләре белән чиратлашып барды — һәркем үзенең осталыгын һәм ата-баба традицияләренә мәхәббәтен күрсәтә алды.


Сәхнәгә Марат Әхмәтов, Рамил Нотфуллин һәм бертөркем җитәкчеләр күтәрелә. Татарстан Рәисе каршындагы комиссия рәисе җитәкчесе Марат Әхмәтов бу бәйрәмдә катнашучыларны рес-публика җитәкчелеге исеменнән кайнар котлады.

— Районыбызда эшләп киткән чорларны мин әле дә сагынам, төрле милләт вәкилләре дуслыгының үрнәге булган бу районның күрсәткечләре нәкъ шуңа да иң югарылардан, — диде ул. — Районда үзем эшләгән хуҗалыкларда удмурт-татар милләтләре бердәм булып, матур итеп эшләдек, удмурт халкының тырышлыгы, булдыклылыгы, күндәмлеге турында озак сөйләргә була һәм аларның хезмәте олы ихтирамга лаек, — дип ассызыклады Марат Готыф улы. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында ирешелгән уңышларыбызның нигезе төрле милләт кешеләренең тату, тырыш хезмәт нәтиҗә-се, дип билгеләп узды.


Мәйдан халкының зурлап кул чабуы астында Марат Әхмәтов «Дуслык» хуҗалыгы механизаторы Геннадий Ефремовка һәм эшмәкәр Николай Плотниковка Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәртәбәле кунак район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә Балтач районының иң зур бүләкләренең берсе — «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медальләре белән «Айкай» театры артисты, якташыбыз Геннадий Кузнецовны, Кече Лызи мәктәбе укытучысы Ольга Пчельникованы, Иске Көшкәт мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Щербакованы бүләкләп уздылар. Удмурт халкының мәдәниятен үстерү, халыкның үзаңын тәрбияләүдә зур тырышлык күрсәткән шәхесләр дә бүләксез калмады.


Бәйрәм кунаклары районыбыз удмуртлары яшәгән һәм хезмәт иткән хуҗалыклар ярдәме белән булдырылган күчмә ашханәләрдә удмурт милли ашлары — «гур табанянь», «перепеч», «мыльым», милли эчемлекләр һәм изгеләндерелгән ритуаль ботка белән сыйландылар. Бәйрәмдә катнашучылар традицион удмурт уеннарында һәм ярышларында көч сынаштылар, алар арасында утында йөрү, көянтә белән йөгерү, бер капчык ашлык белән йөгерү, чаңгыда йөгерү, капчык киеп йөгерү, әтәч тоту уеннары һ.б. бар иде. Бу уеннар төрле яшьтәге тамашачыларны һәм катнашучыларны җәлеп итте. Бәйрәмдә шулай ук «Чеберина — Удмурт чибәре», «Удмурт батыры», «Удмурт гаиләсе», гармунчылар конкурслары үткәрелде. Балтач бистәсеннән Анастасия Ишмурзина «Чеберина — Удмурт чибәре», Сала Кушкет авылыннан Ирина һәм Михаил Камаевлар гаилә бәйгесе, Алексей Павлов гармунчылар конкурсында җиңүчеләре булып танылдылар.
Бәйрәм кичен дә озак дәвам итте һәм дискотека белән тәмамланды. «Гырон быдтон» республикабыз һәм районыбыз халкының йөрәкләрен берләштерде, катнашучыларга якты хисләр бүләк итте һәм удмуртларның бай мәдәни мирасы белән горурлануын тагын да ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм Гыронбыдтон2025