Якынлаша Яңа ел!
Хезмәтеңнең җимешләрен тоеп, Яши белү үзе батырлык!
Ат елы килә, капка ачыгыз,
Килсен шатлык җилдереп!
Һәр йортта өмет аклансын,
Шатлык-куәт өстәлеп!
Азатлыкның кадерен белер өчен
Туып тора җайсыз сынаулар.
Өмет-ышанычың какшамаса,
Алда әле матур тормыш бар.
Безнекеләр уңган, эштә батыр,
Тудыралар муллык тир түгеп,
Җир өстендә карлар эреп беткәч,
Җиңү килер дөнья яктыртып!
Муллык җитештергән тырыш халкым
Яңа елда өмет яңарта.
Сабыйлар да, өлкәннәр дә
Гамьле булып, бердәм булып,
Һич сынатмый үзен эштә таныта.
Йөрәк сызланганда илең өчен
Өмет-ышанычлар какшаса,
Бердәм булу кирәк үз халкыма
Тыныч, имин тормыш хакына.
Көтә безне матур казанышлар,
Ташламасын Аллаһ бәндәсен.
Инанганга озын гомер бирсен,
Безне әйдәп шатлык йөгерсен.
Тылсым көче бардыр бу көннәрдә,
Гел яхшыга гына юрыйбыз.
Саф хисләрнең чагылышы булган,
Йөрәк тибешләрен тыңлыйбыз.
Иманыбыз терәк булып тора
Риясыз ихлас җаныбызга.
Ач китабың, гыйлем җый син,
Ачык хикмәт шуннан табыла.
Рухи азык һәрбер кешегә,
Җан чистарту өчен бирелгән.
Моң-сагышны артта калдырырга
Җил артыннан борчу йөгергән...
Өебездә җылы учакларга
Барыбыз да бердәм тартыла.
Юньле тырыш бәндә һич сынатмый
Игелек эшләп, илдә таныла.
Бурычлы без илне яратырга,
Тиеш әвәл хезмәт сөяргә.
Уртак булган бәхет өлешенә
Сабыйлар да ихлас сөенә.
Җиккән атлар инде килеп җиткән,
Алар көтә капка төбендә,
Газиз кунакларны каршыларга
Елмаюлар куна йөзләргә.
Барыбыз да шатлык төяп кайтсын
Исән-имин йөреп юлларда.
Ватаныбыз көчле сез булганга,
Дөнья киң ул бәхет тойганда.
Дөньяларны караңгылык баса
Бер ышаныч әгәр калмаса,
Өмет чаткыларын сүндермичә яшик,
Туганнар күк бердәм булганга.
Тылсым көче белән килгән Яңа елда
Артыр гормерләрнең кадере,
Сабырлык та, чыдамлык та терәк булсын,
Тормыш бураннарын җиңгәнче.
Дус-туганнар янәшәдә булса,
Күктә көткән йолдыз кабыныр.
Бәхет үзе эзләп килер безне,
Ашлы-сулы итәр табынны.
Рухи гыйлем бүләк өләшкәндәй,
Безне яшәтергә көч бирер.
Бар кешегә яхшылыклар теләп,
Ходай рәхмәтенә ирешик!
Йөрәгеңнән урын бир син
Хисләре саф, зирәк кешегә,
Байлык тудыралар фидакарьләр,
Тырышып эшләп тормыш сөйгәнгә.
Хезмәтеңнең җимешләрен тоеп,
Яши белү үзе батырлык!
Капка төпләрендә корыч атлар көтә
Ияреп керсен йортка иминлек.
Фәридә Шакирова,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев