Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Ямьле Сабантуйлары белән!

Хөрмәтле балтачлылар, кадерле районыбыз кунаклары!

Хөрмәтле балтачлылар, кадерле районыбыз кунаклары!
Сезне халкыбызның милли бәйрәме — күркәм Сабантуйлары белән чын күңелемнән котлыйм!

Сабантуйлары барыбыз өчен дә иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Биредә без авыл хезмәтчәненең тырышлыгын зурлыйбыз, өлкәннәрне олылыйбыз, көрәшчеләребезне күкләргә чөябез, йөрәк җылыбызны балаларга бирәбез һәм дә туган телебезгә, данлы тарихыбызга, мәдәниятебезгә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт белдереп, үзебездән соң килгән буынга үрнәк күрсәтәбез. Гүзәл табигать кочагында урнашкан Сабантуй мәйданы дуслар, туганнар өчен очрашу урыны да булып тора, бүгенге тормышыбызның кадерен белеп, Сабан бәйрәмнәрен матур уздырыйк, игенчеләребезгә рәхмәт белдерик, безнең тынычлыгыбызны тәэмин итеп, ил сагында торучы егетләребезгә хөрмәтле булыйк.

Уңган механизаторларыбыз язгы кыр эшләрен үз вакытында башкарып чыктылар һәм терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Районыбызда авыл хуҗалыгы эшләре һич кенә дә туктап тормый, замана белән бергә гел алга бара, басуларыбызда өр-яңа куәтле техникалар йөри, терлекләребез заманча фермаларда тәрбияләнә. Намуслы хезмәтләре өчен райондашларга ихластан рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә.
Мөхтәрәм Балтач халкы, кайткан кунаклар, райондашлар-якташлар! Барыгызны да ямьле Сабантуйлары белән тәбрик итәм, һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим!
Бәйрәм белән сезне!


Рамил Нотфуллин, 
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй котлавы