Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Яр Чаллыда Яшьлек проспектындагы канализацияне яңартачаклар

Тикшерү торбаларның эчке өслегендә җәрәхәтле коррозия һәм гидроизоляциянең бозылуын ачыклаган. Челтәрләрнең тузуы 85 проценттан артып китә

Яр Чаллыда төзүчеләр Яшьлек проспекты буенча хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен капиталь ремонтлауга керештеләр. Эшләр «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проекты программасына кертелгән һәм 43 млн сумга финанслана.

Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсенә хәбәр итүләренчә, гомуми озынлыгы 2 километр булган торба үткәргеч 1973 елда ук файдалануга тапшырылган. 

Тикшерү торбаларның эчке өслегендә җәрәхәтле коррозия һәм гидроизоляциянең бозылуын ачыклаган. Челтәрләрнең тузуы 85 проценттан артып китә.

2026 елда диаметры 400 мм булган 945 метр полиэтилен торба салу планлаштырыла. Эшләрне сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр.

Модернизация шәһәрдә яшәүче 7 335 кешене сыйфатлы коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яр Чаллыда милли проект буенча барлыгы 15 объект яңартылачак, ә тулаем республика буенча, Әлмәт һәм Лениногорск районнарындагы объектларны да кертеп, 2,5 млрд сумлык 17 объектны модернизацияләү планлаштырыла.

Татарстан24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев