Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Юл акчасын ник бирмиләр?

Авылларда җыелышлар вакытында олылар, элек безгә юл акчасы бирәләр иде, соңгы вакытларда бу акчаны алганыбыз юк, дип зарланып, еш кына шушы сорау-ны бирәләр.

Шушы мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага мөрәҗәгать иттек.

— Алсу Фаризовна, пенсия яшендәгеләргә юл акчасын түләү мәсьәләсенә ачыклык кертеп узыйк әле.

— 2004 елның 17 декабреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстанда аерым категориядәге кешеләргә акчалата түләүләр тәртибе турында карар чыкты һәм шуның нигезендә пенсия яшендәгеләргә ай саен бирелә торган юл акчасы билгеләнде. Бу карар нигезендә пенсионерның айлык кереме 20000 сумнан артмаса, ул вакытта аңа мөрәҗәгать иткән көннән алып, ай саен түләнә торган 630 сум юл акчасы билгеләнә. Айлык керем 20000 сумнан артса, юл акчасы исәпләнми. Юл акчасы 6 айдан 6 айга билгеләнә һәм гаризаларны ГОСУСЛУГИ порталы аша да җибәрергә мөмкин.

— Юл акчасы ничә яшьтән билгеләнә?

— Хатын-кызларга 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән юл акчасы исәпләнә башлый, аны рәсмиләштерү өчен туры безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Бу карарга үзгәрешләр кергән, дип ишетеп беләбез. Шул турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде?

— Әйе, 2019 елның 1 апреленнән бу карарга үзгәрешләр керде. Хәзер юл акчасы билгеләгәндә пенсионерның мал-мөлкәте дә исәпкә алына. Бу үзгәрешләр мал-мөлкәте үз исемендә булган пенсионерларга гына кагыла. Әгәр дә мал-мөлкәте пенсионерның үз исемендә булып һәм алар билгеле бер нормалардан артып китә икән, пенсионерга юл акчасы бөтенләй исәпләнми. 

— Нәрсәләр исәпкә алына?

— Әгәр дә ялгыз пенсионер исеменә язылган йорт яки фатир мәйданы 80 кв. метрдан зуррак булса, аңа юл акчасы исәпләнми. Шул ук вакытта ялгыз пенсионер исемендә 2 яки аннан күбрәк йорт яки фатир теркәлгән булса, пенсионерга каралган өлешнең гомуми мәйданы 40 кв. метрдан артмаска тиеш, артса, юл акчасы билгеләнми.

— Берничә кеше яшәгән пенсионер гаиләсендә мал-мөлкәт ничек исәпләнә?

— Ике яки аннан да күбрәк кеше яшәгән гаиләдә пенсионер өлеше 40 кв. метрдан артса, юл акчасы исәпләнми. Шул ук вакытта пенсионер исемендә берничә йорт яки фатир булса, алардагы пенсионерның өлеше 23 кв. метрдан артмаска тиеш.

— Пенсионер исемендә биналар, корылмалар, гараж, яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге бакчасы булганда ничек?

— Шулай ук гомуми мәйдан исәпкә алына. Пенсионерның өлеше 40 кв. метрдан артып китмәсә генә юл акчасы исәпләнә. Әгәр дә бер яки берничә җир участогы бар икән, пенсионер өлеше 0,2 гектардан (20 сутый) артып китмәсә генә юл акчасы билгеләнә.

— Күп кенә олылар исемендә хуҗалыкларның пай җирләре бар. Юл акчасын түләгәндә ул исәпкә алынамы?

— Әйе, олы яшьтәге райондашларга тиешле юл акчасы билгеләгәндә җир пайлары исәпкә алына һәм аннан алган керем турында, җирдән кем файдалана шуннан белешмә алып, 6 айдан 6 айга тапшырырга кирәк. Әйткәнебезчә, белешмәне гомуми гариза белән безгә ГОСУСЛУГИ порталы аша да җибәрергә мөмкин. Әгәр пай җиреннән пенсионер үзе файдалана икән, бу очракта аннан алына торган җимешләрне һәм продукцияне сатудан алынган керем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана торган норматив нигезендә исәпләнелә.

— Бу карарны кемдер мал-мөлкәте үз исеменә рәсмиләштергән пенсионерларга гына кагыла дип фикерли.

— Әйе шул, минем исемдә милек юк, әмма миңа юл акчасы түләнми, дип еш мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта, аның исеменә рәсми рәвештә мал-мөлкәт рәсмиләштерелмәгән булса да, әмма айлык пенсия күләме 20 000 сумнан артса, юл акчасы билгеләнми.

Сораулар туган очракта бердәм 8800-100-00-01 номерына шалтыратырга мөмкин.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл акчасы