Казанда 45 эре эш бирүче катнашында вакансияләр ярминкәсе ачылды
Узган ел вакансияләр ярминкәсендә 45 мең кеше булган. Ул вакытта 3,5 мең дәгъвачыны эшкә урнаштырганнар
Казанда Уникс мәйданчыгында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе һәм һөнәрләр фестивале старт алды . Чаралар «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында уздырыла. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгында хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга республикада вакансияләр ярминкәсенең төбәк этабы дүртенче тапкыр уздырылуы турында сөйләде. Чаралар Казанда да, барлык муниципаль районнарда да барды. Зарипова яшьләрне киләчәкләрен билгеләргә, эшләрен алыштырырга яки өстәмә белем алырга чакырды.
Казандагы төп мәйданчыкта республиканың 45 эре эш бирүчесе тәкъдим ителгән. Алар арасында «КАМАЗ», «Татнефть», Казан вертолетлар заводы, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре бар. Ярминкәне ТР Хезмәт министрлыгы КФУ һәм 50 урта һөнәри белем бирү оешмасы белән бергә үткәрә.
Ярминкәнең төп фокусы яшьләргә һәм аларның хезмәт базарындагы киләчәгенә юнәлтелгән. Эш бирүчеләр актив рәвештә практика һәм стажировкалар өчен урыннар тәкъдим итә. Алар милли проект кысаларында «Минем беренче эш урыным» программасында катнаша.
Республика икътисады кадрларга зур ихтыяҗ кичерә. Татарстан эш бирүчеләре 45 меңләп буш эш урыны тәкъдим итә. Шул ук вакытта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр республикада 3,6 мең кеше генә.
Электромонтажчылар, монтажчылар, җиһаз һәм станокларны көйләүчеләр өчен сигез мең тәкъдим. Сәламәтлек саклауга зур ихтыяҗ саклана-тар белгечлекләр табиблары һәм шәфкать туташлары кирәк. Белем бирүдә уку йортлары эш эзләүчеләргә өч меңләп вакансия тәкъдим итә.
Һөнәрен алыштырырга теләүчеләр өчен илкүләм проект кысаларында 63 программа һәм 245 һөнәр буенча бушлай белем алу мөмкинлеге бар. Бу мөмкинлектән 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм декреттагы хатын-кызлар файдалана ала.
ТР Хезмәт министрлыгы фаразлавынча, якындагы җиде елда Татарстанга ел саен 51 мең яңа белгеч кирәк булачак. Төп ихтыяҗ эшкәртү сәнәгатендә, транспортта һәм логистикада югары квалификацияле урта звено эшчеләренә һәм белгечләренә туры киләчәк. Сәүдә һәм администрирование өлкәсендә кадрларга ихтыяҗ кимиячәк.
Татарстан гадәттәгечә Идел буе федераль округында хезмәт хаклары буенча лидерлыкны саклап кала. Алдынгы тармакларда уртача хезмәт хакы 100 мең сум тирәсе тәшкил итә. Тәҗрибәле белгечләр 70-80 мең сумга исәп тота алалар. Тәҗрибәсе булмаган яшь белгечләргә тәкъдимнәр 45-50 мең сумнан башлана.
Узган ел вакансияләр ярминкәсендә 45 мең кеше булган. Ул вакытта 3,5 мең дәгъвачыны эшкә урнаштырганнар.
Бүген бөтен республикада 46 мәйданчык эшли. 350дән артык әйдәп баручы эш бирүче төрле дәрәҗәдәге белгечләр өчен 10 мең вакансия тәкъдим итә.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев