Күпер 1913 елда «Варламовский» исеме астында ачылган һәм башта агачтан булган
Казанда Болак аша Романов күперенә капиталь ремонт тәмамланган. Эшләр тәмамлану датасы 20 ноябрь дип билгеләнгән булса да, объектны яңарту вакытыннан алда башкарылган.
Күпер Межлаук һәм Кави Нәҗми урамнарын тоташтыра. Ремонт барышында күпернең терәкләре реконструкцияләнгән, яңа юл салынган, шулай ук киртәләр һәм бордюрлар куелган.
Белешмә өчен, күпер 1913 елда «Варламовский» исеме астында ачылган һәм башта агачтан булган. Яңа исемнең килеп чыгышы турында ике версия бар: сәүдәгәр Романов, яки архитектор Петр Иванович Романов хөрмәтенә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев