Җәмгыять

Казаннан Нальчик һәм Сочига даими авиарейслар ачылачак

Яңа рейслар Казан халкына һәм кунакларына популяр курорт юнәлешләренә – Нальчик һәм Сочига тиз һәм уңайлы барып җитәргә мөмкинлек бирә

Казан-Нальчик-Сочи маршруты буенча даими рейсларны 2 майда «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе эшләтеп җибәрәчәк. Очышлар шимбә һәм чәршәмбе көннәрендә башкарылачак.

«Яңа рейслар Казан халкына һәм кунакларына популяр курорт юнәлешләренә – Нальчик һәм Сочига тиз һәм уңайлы барып җитәргә мөмкинлек бирә. Маршрут бу төбәкләргә сәяхәт итүгә зур ихтыяҗны исәпкә алып сайланган», - диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев