Казанның паркларында һәм скверларында саклау корылмалары барлыкка киләчәк
Проектның төп бурычы – штаттан тыш хәлләр очрагында халыкның иминлеген тәэмин итү
Татарстан башкаласында шәһәр халкы өчен мобиль ышык урыннар челтәре булдырырга планлаштыралар.
«Яшеренү» дип аталган инициативаны «Батырлар. Герои Татарстана» программасы финалистларының берсе эшләде. Объектларны ачык җәмәгать киңлекләрендә — паркларда һәм скверларда урнаштыру күздә тотыла.
Проектның төп бурычы – штаттан тыш хәлләр очрагында халыкның иминлеген тәэмин итү. Мондый комплекслар Белгород өлкәсендә халыкны яклау өчен кулланыла инде.
Проект Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплау тапты. Аны якын арада гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Аргументы и факты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев