«Кемне дошманнан сакладык? »
Әтиемнең дуслары бик күп. Аларның һәркайсының үз язмышы, кайсы ишле гаиләдә үскән, кайсы үзе хәзер күп бала тәрбияләп үстерә. Ә менә Урта Көшкәт авылында туып үскән, бүгенге көндә Түбән Ушма авылында яшәүче дусты Владимир Кондратьев турында аерым бер хөрмәт белән сөйли ул.
Владимир Павлович Кондратьевның үткән тормыш юлы бик гыйбрәтле. Әти-әнисе гап-гади колхозчылар булган гаиләдә үскән. Володя абыйга хәрби хезмәтен кайнар ноктада, тау-ташлы Әфганстан туфрагында үтәргә туры килә. Ул елларда башыннан кичкәннәр турында сораша башласак, Владимир Павлович уңайсызланып кына сүз башлый: «Без гаиләдә 4 ир-егет үстек. Беребез дә хәрби хезмәттән читләшеп йөрмәдек. Ике ир туганым Мәскәүдә һәм Киров өлкәсендә, берсе Төрекмәнстанда, ә мин Әфганстанда хезмәт иттем. 1980 нче елның 20 нче октябрен бүгенгедәй хәтерлим әле. Яңгырлы, елак көз иде. Мин - 20 яшьлек егет авылдан, районнан берүзем хәрби хезмәткә китәм. Табигать белән бергә әти-әнием дә елый, улларын хәрби хезмәткә озаталар бит. Барасы юлыбыз җиңел булмады. Казан шәһәре хәрби комиссариатыннан юлда арып, талчыгып килгән 500 шофер егетне төнлә кабат озын юлга алып чыгып киттеләр. Поезд белән алты тәүлек барганнан соң, Ташкент шәһәренә килеп урнаштык. Биредә ай ярым хәрби хәзер¬лек курслары үткәч, 19 нчы декабрь төнендә Әфганстанның Кабул шәһәренә озаттылар. Караңгы төндә күкне ярып очкан ТУ-154 самолеты 154 сөлектәй яшь, кыю егетләрне эссе, тау-ташлы Әфган иленә китерде. Хезмәттәшләрем арасында үзебезнең районнан егетләр булмаса да, Казаннан - бер, Арчадан киткән биш егет белән тиз арада аерылмас дусларга әверелдек. 37116 номерлы махсус әзерлекле батальонда хезмәт иткән шофер-ефрейтор буларак, ике ел дәвамында Кабулдан Термезга 10 тапкыр йөк алып барырга туры килде. Шушы ике шәһәр арасындагы михнәтле юл минем йөрәгемә жуелмас яралар салды. Бу юлда гади Әфган халкын гаделсезлекләрдән сакларга килгән бер гаепсез солдатлар башларын салдылар, күпмесе төрле тән җәрәхәтләре алды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев