Кыш бабай белән Кар кызы сырхауларны читкә куды
Җәмгыять

Кыш бабай белән Кар кызы сырхауларны читкә куды

Яңа елны каршылау үзенчәлекле бәйрәм бит ул. Һәркем ул минутларда изге теләкләрен теләп, якыннары янында булырга тырыша. Ә бит арабызда Иске елны эш урыннарында озатучылар, хастаханәләрдә дәваланып ятучылар да бар.

Быел да Кыш бабай белән Кар кызы Чыршы бәйрәменә килгәнче иң элек район үзәк хастаханәсенә барып, биредәге балаларны һәм хезмәткәрләрне тәбрикләп китте. Кыш бабай белән Кар кызы сырхауларны читкә куды. Күңелләребездә Яңа ел шатлыклары тудырганнары өчен Римма Гарәпшина белән Раннур Әүхәдиевка рәхмәт белдерәбез, дип элемтәгә чыктылар үзәк хастаханәдән.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев