Балтачта «Хезмәт һәм батырлык фестивале» узды
Көн темасы

Балтачта «Хезмәт һәм батырлык фестивале» узды

Фестиваль «Шушма моңнары» проектының йомгаклау концерты белән тәмамланды

Бүген «Шушма яр буе» паркында «Хезмәт һәм батырлык фестивале» булды.

2026 ел — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак игълан ителде. Әлеге фестиваль дә хәрби һәм хезмәт батырлыгына, шулай ук беренче чиратта үзләренең көндәлек тырышлыгы белән районыбызның һәм республикабызны тотрыклылыгын булдыручы кешеләргә багышланды.

Яр буйларын ямьләндереп Татарстан, районыбыз горурлыгы булган шәхесләр: авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәнәгать өлкәсенең алдынгылары утыра. Фестивальнең мәртәбәле кунаклары — махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз һәм аларның гаиләләре, туганнары.

Сәламләү сүзләрен «Бердәм Россия» партиясенең Балтач җирле бүлеге секретаре Рамил Рәшит улы Нотфуллин, 9нчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидат Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җиткерделәр. Районыбызның иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турындагы таныклыкларны тапшырылды.

Менә кемнәр алар Электрон мактау тактасы лауреатлары:

  • Мәүлит Мәгъфүр улы Зарипов, «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы;
  • Раушания Зәки кызы Закирова, «Яңа тормыш» авыл хуҗалыгы кооперативының сыер саву операторы;
  • Рөстәм Мөхәммәт улы Хисаметдинов, Тимирязев исемендәге хуҗалыкның машина йөртүчесе;
  • Ираида Александровна Михайлова, «Сорнай» җәмгыятенең сыер саву операторы;
  • Тәлгать Фәргать улын Зарипов, «Сосна» хуҗалыгы тракторчысы;
  • Валерий Николаевич Петров, «Алга» җәмгыяте бригадиры;
  • Хәлим Гариф улы Йосыпов, «Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятенең су белән тәэмин итү һәм канализация цехының насос җайланмалары машинисты;
  • Гөлсем Харис кызы Ханнанова, «МДСУ-1» җәмгыятенең баш бухгалтер урынбасары;
  • Ева Николаевна Андреева «Балтач» сөт-май комбинаты эремчек ясаучысы;
  • Рәфәгать Рәкыйп улы Вәлиев «Балтачагрохимсервис» җәмгыятенең машина йөртүчесе;
  • Кадрия Фәрит кызы Минһаҗева «Татарстан почтасы»ның Саба районы почта бүлекчәсе баш белгече;
  • Наилә Әсхадулла кызы Атабаева, «Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәренең» мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе;
  • Любовь Петровна Уланова, район үзәк хастаханәсенең участок табиб-педиатры;
  • Рәдис Мәлик улы Гыйләҗев, район хастаханәсенең машина йөртүчесе;
  • Ранил Фәрит улы Гыйләҗев — «Салавыч күппрофильле лицее»ның Ватанны саклау нигезләре укытучысы-оештыручысы.

Фестиваль «Шушма моңнары» проектының йомгаклау концерты белән тәмамланды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


фестиваль

Нет комментариев