Балтачлылар республика конкурсында җиңү яулады
Көн темасы

Балтачлылар республика конкурсында җиңү яулады

Райондашларыбызны чын күңелдән югары бүләкләр белән котлыйбыз!

Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгъләмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. 

«Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе — Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегендә профсоюзның социаль партнеры» номинациясендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов җиңүче булды.

«Иң яхшы радио-проект» номинациясендә «Кайтаваз» радиосы директоры Маннапова Гөлйөзем Салих кызы лауреат булды.

Райондашларыбызны чын күңелдән югары бүләкләр белән котлыйбыз! Яңа һөнәри уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иминлек телибез!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев