Балтач үзәк хастаханәсе коллективы беренче сыйныфка баручы балаларны кунакка дәште
Җәмгыять

Балтач үзәк хастаханәсе коллективы беренче сыйныфка баручы балаларны кунакка дәште

Баш табиб сабыйларга яңа белемнәр диңгезендә кыю йөзәргә, тырышып укырга чакырды

Балтач үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Рәфхат улы Сәфәров «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында, хастаханә хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларын яңа уку елы башлану белән котлап, мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

Мәктәп бусагасын атлап керү — ул белем һәм билгеләр генә түгел, ә баланың күңел дөньясы, аның хисләре өчен дә гаять мөһим вакыйга.

Баш табиб сабыйларга яңа белемнәр диңгезендә кыю йөзәргә, тырышып укырга һәм мәктәптә узган һәр көннән ямь табып яшәргә чакырды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


хастаханә

Нет комментариев