«Кызлар, үзегез акча эшләгез!»
«Ирегез чыгып китәрә дә мөмкин бит...»
«Минем тормышны кабатламагыз, ир куша, дип, эшегезне ташламагыз, кызлар!
Минем дә яшь, матур чакларым бар иде. Ир нык көнләде, кая гына эшкә урнашсам да, чыгарды. Тыңладым. Үзе дә акчаны сумлап кына азык-төлеккә бирде. Өстемә кием алырга уйласам: „Сиңа нәрсәгә, өйдә утырасың бит“, — ди иде. Үзем бәйләп-тегеп кидем, шулай акча да эшләдем.
Бер улыбыз булды, мине кара кайгыга салып, фаҗигале үлеп китте, балакаем. Шуннан соң беттем, әбигә әйләндем.
Ир миннән күпкә яшь хатын алып, тагын балалар тудырып, яшәп китте. Мин элекке иске өебезгә кире кайттым. Ул яңа салган йортыбызда яшь бичәсе белән яши. Мин өйдә тегеп-бәйләп, мал, бакча үстереп, базарда сату иткән акча шул яңа өйгә тотынылган иде. Аны бөтенесе дә белә. „Судлаш“, — диләр, кирәкми. Баламны югалткач, йорт чүп кенә. Шуңа үзеңне сакларга кирәк, эш хакың үзеңнеке дә булсын, кеше арасында йөрергә кирәк. Мин икенчегә авырга калгач, ирем аборт эшләтте, ә үзе ике баласын рәхәтләнеп сөядер хәзер. Беркемне дә гаепләмим, үзем ялгыштым, характерым ныклы булмады. Ә хәзер инде барлык нәрсәгә дә битараф мин...».
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев