«МДСУ-1» оешмасы эшчеләренә һәм аларның гаиләләренә Сабантуй оештырды
Бик күп еллар оешмада эшләүчеләргә, алдынгы эшчеләргә төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, күптән түгел генә гаилә корган яшь парга, яңа туган сабыйга истәлекле бүләкләр тапшырылды
Төзүчеләр бәйрәме хөрмәтенә «МДСУ-1» оешмасы эшчеләренә һәм аларның гаиләләренә Сабантуй оештырды. Бәйрәм гүзәл табигатьле Бөрбаш Сәрдегәне авылының «Нурзидә» чишмәсе янында узды.
Бәйрәмне район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачып җибәрде. Оешма җитәкчесе Марат Харис улы Каюмов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Казаннан килгән кунаклар исеменнән юлларны эксплуатациялау һәм юл куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Равил Шамил улы Хәйруллин эшчеләрне бәйрәм белән котлап уздылар.
Бик күп еллар оешмада эшләүчеләргә, алдынгы эшчеләргә төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, күптән түгел генә гаилә корган яшь парга, яңа туган сабыйга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм күңелле уеннар, җыр-моң белән үрелеп барды. Эшчеләргә һәм аларның гаиләләренә кайнар чәй, аның янына пешкән ризыклар, коймак, пылау әзерләнгән иде.
Балалар батут һәм тауларда рәхәтләнеп күңел ачты, поп-корн белән сыйланды. Илһам Мөҗипов исә бәйрәмгә балаларны йөртер өчен атлар алып килгән иде. Лотерея уены да оештырылды, аннан кергән акча махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм буларак тапшырылачак. Лотереяның төп бүләге велосипед Рөстәм Имаевка чыкты.
Мондый бәйрәм оештырган «МДСУ-1» оешмасы җитәкчелегенә һәм оештыруда көче кергән барча кешегә бик зур рәхмәт.
Тәнзилә Габдрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев