Җәмгыять

Мәңгелек югалту

12нче октябрь көнне безнең гаиләбезгә зур кайгы килде. Газиз әтиебез Минсур Мансур улы Шәйхиев 54 яшендә мәңгелеккә арабыздан китеп барды.

Һәр кешенең олы хөрмәтен казанган, олы йөрәкле, алтын куллы, кадерле кешебезне озату бик авыр булды.
Үз аякларында йөреп торган кешедән без мондый хәлне көтмәгән идек.
Шушы авыр вакытта безгә ярдәм кулы сузган барлык туганнарыбызга, күршеләребезгә, классташларына, авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай сезгә ачы хәсрәтләр күрсәтмәсен, тынычлыктан, тигезлектән аермасын.
Әти, без сине бик сагынабыз һәм юксынабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын.
Иске Салавыч авылыннан әниебез, балалары, киленнәре, оныклары.

250

Нет комментариев