Номеры да, тәртибе дә үзгәрде
Җәмгыять

Номеры да, тәртибе дә үзгәрде

Саклап, үзегезгә алып куйсагыз начар булмас

«Татарстан Республикасының халыкны мәшгульлек үзәге» Балтач районы буенча бүлегенең телефон номерлары үзгәрде дип хәбәр итәләр безгә.

— Хәзер бездә Бердәм номер: 8(843)2220557, — ди Алмаз Сибгатуллин. — Шушы Бердәм номерга җыясың да, «Татарстан Республикасының халыкны мәшгульлек үзәге»нең колл-үзәгенә эләгәсең, аннан инде кайсы эчке номер кирәк, шул номерны җыясың. Мәсәлән, Балтач бүлеге җитәкчесенә: 4402, белгечләргә: 4401, 4403, 4404  эчке номерларны  җыярга кирәк булачак. Әгәр дә эчке номерларны хәтеләмисез икән, ул очракта операторның сезгә кирәкле бүлек белән тоташтырганын көтәргә туры киләчәк.

Шулай да, әлеге номерларны саклап, үзегезгә алып куйсагыз начар булмас.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Мәшгульлек үзәге

Нет комментариев