Пүскән авылы өчен җан атып йөргән энтузиастлар авылда яӊа 2016 нчы елны яӊача үткәрү фикере белән янып йөриләр. Моныӊ өчен чыгымнарныӊ күпмедер өлеше авылдашлар үзләре кертергә килешкәннәр.
Җырлы, биюле, төрле карнавал костюмнары белән җанландырылган бәйрәм 26 декабрь көнне кичен уздырылачак. Чакыру буенча район мәдәният үзәге артистлары чыгышы була. Кунаклараны кайнар коймак, тәмле шашлык көтәчәк. Төрле киемнәрдән килеп, үзләренеӊ костюмнарын, образларын ышандырырлак яклаучыларны саллы призлар да көтә.
Килегез,рәхим итегез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев