Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Район мәдәният үзәгендә бәхетле гаиләләр хөрмәтләнде

Хисләр ташкыны камап алды

7 июль көнне район мәдәният үзәгендә үзара аңлашып, бәхетле яшәүче гаиләләр хөрмәтләнде

2008 елдан башлап 8 июль — Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне шәрехли.

Район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин да бәйрәмне ачып җибәреп тәбрикләү сүзләре әйткәндә ак ромашкаларга тукталды. 
— Ромашка чәчәге кебек гади, әмма нурлы бәйрәм, — диде ул әлеге бәйрәмне тагын да күркәм итеп. Үз чыгышында районда 10 меңнән артык гаилә гомер кичерүен, күбесенең иңнәренә зур бурычлар йөкләнгәнлеген билгеләп үтте. 700гә якын гаилә күпбалалы дигән статусны йөртә, «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә 2008 елдан башлап 18 гаилә лаек булган. Район башлыгының чыгышында төрле милләт вәкилләре гаиләләренең күплеге турында да әйтелде, илебезнең киләчәген төзүчеләр, диде Рамил Рәшитович аларны мактап. Илгә батыр уллар үстергән, Ватан өчен ирләрен, әтиләрен биргән гаиләләрне дә читләп үтмәде, аларга мәдхия җиткерде.


Сикәлтәле гомер юлларын кулга-кул тотынып, уйны-уйга ялгап, киңәш-табыш итешеп 50 ел бергә яшәгән пар канатлар «бер-беребезгә терәк без» дигән якты уйлар белән сәхнәгә күтәрелә. Светлана-Камил Садыйковлар, Гөлсияр-Вәгыйз Гыйләҗевлар, Сәлимә-Исрафил Әлтәповлар, Гөлнур-Васыйл Вәлиевлар, Раилә-Наил Хөснетдиновлар, Роза-Равил Таҗетдиновлар, Саимә-Исмәгыйл Нәбиевлар, Люция-Нияз Гайнетдиновлар, Фәймә-Мәгъфүр Габидуллиннар, Сәрия-Рәфгат Рәхимовлар, Фирдәүсә-Габделнур Фәсхетдиновлар, Халидә-Зиннур Закирҗановлар — алар гасыр сулышларын бүгенге көнгә алып килеп җиткергән, ил-көнгә игелекле балалар үстергән, районыбыз үсеше өчен тырышкан фидакарьләр.

Җирлекләрдә дә озак еллар бергә матур гомер иткән парларыбыз күп. Бөрбаш авыл җирлегеннән Фәйрүзә-Равил Файзрахмановлар, Нөнәгәрдән Дания-Йосыф Габдуллиннар, Нурфия-Фәрит Якуповлар, Суфия-Хафиз Гыйльмановлар, Пыжмара авыл җирлегеннән Гөлзада-Раил Гарифулиннар, Тәгъзимә-Салих Гариповлар, Валентина-Рөстәм Закировлар, Динә-Марсил Вәлиевлар, Сосна авыл җирлегеннән Тәгъзимә -Илфак Кәримовлар, Субаш авыл җирлегеннән Зөһрә-Рашит Фатхрахмановлар, Гадилә-Рөстәм Габитовларга балаларын, оныкларын сөендереп тагын бик озак еллар тигезлектә яшәргә язсын.
Яңгул авыл җирлегеннән Әлфия-Исрафил Ибраһимовлар, Гөлфәния-Равил Баһаутдиновлар, Салавыч авыл җирлегеннән Әлфия-Гарифҗан Галимҗановлар, Тәгъзимә-Рашит Саттаровлар, Халит-Шәмсенур Шиһаповлар, Рамазан-Гөлҗиһан-Фәрзиевлар, Дания-Илфак Һидиятовлар, Әминә-Раил Нәҗиповлар, Норма авыл җирлегеннән Мәгъфирә-Байрон Ситдыйковлар, Альфира-Рашит Шәрифҗановлар, Гөлсия-Нурислам Шакировлар, Алсу-Рифкать Шәрәфетдиновлар энҗе, көмеш туйларын үткәреп, алтын туйларына җиттеләр. Инде менә хәзер «яшәлде инде, үткәнен дә сизмәдем, кай арада үсте балалар, оныклар да буй җитте», дип, хезмәт белән сизелми дә үтеп киткән гомер йомгакларын сүтәләр. Бер тапкыр да сүзгә килгән булмады дисә кайберләре, кайсыберсе иллене тутыргач болай зурлыйсыларын белсәм, гел матурлап кына тоткан булыр идем гаилә тормышын, дип шаярта, исемен сер итеп калдырган абзыйның сүзләре яшьләргә сабак булсын, медаль алырлык итеп яшәргә язсын, медаль җиткезеп булмаслык дәрәҗәдә күп булсын озак еллар бергә яшәүче гаиләләребез. Яхшы гаилә — кеше өчен зур бәхет ул. Бәйрәм кунаклары да, чын мәгънәсендә, бәхетле кешеләр. Яшьлекнең төсләре уңмаган, хисләргә тузан да кунмаган дигәндәй, әле дә булса алар кая барма бергә, хәер, еллар дәвамында концерт-театрларда да бергә-бергә күреп күнеккән таныш йөзләр күп биредә. Озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, гаиләне кадерләп саклаган үрнәк райондашларыбыз да бар иде кунаклар арасында.

Куныр авыл җирлегеннән Суфия-Нургаян Нәбиевлар, Кече Лызидан Евдокия-Петр Петровлар, Любовь-Николай Петровлар, Таисия-Григорий Кушаевлар, Татьяна-Василий Калининнар, Карадуган авыл җирлегеннән Шәмсия-Йосыфҗан Камалиевлар, Сәкинә-Миннехан Бәдегиевлар, Шеңшеңәр авыл җирлегеннән Рәсүлә-Сәйдәш Камаловлар, Язилә-Галимҗан Шәриповлар, Рүзилә-Фәрит Гәйфиевлар, Мөхтәрәмә-Әхмәтгали Әхмәтхановлар гаиләнең изге икәнлеген таныганнар, үз мисалларында яши-яши аңлаганнар, шаулатып дөнья көткәннәр, еллар авырлыгына да карамыйча нәсел агачын дәвам иткәннәр, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле балалар үстергәннәр, киләчәккә өмет белән караганнар. Һәр мизгелдә бер-берсенә терәк, бер-берсенә кирәк булып, кайгыда да, шатлыкта да җан жылысын тоеп яши белгәннәр. Һәрбарчасының да тормышлары гаилә бәйрәмендә яңгыраган җыр кебек, кавышкач та аларга парлы бәхет иңгән иң элек, шулай, бер-береңне аңлап яшәгәндә генә тормыш бит ул матур җыр кебек. Кырык эшне кырык якка ташласаң да башлап булмый узган гомерне, шуңа күрә әлеге мөхтәрәм парларыбыздан үрнәк алып, бер-береңә юл куеп, бер-береңне ишетеп яши белергә кирәк.

Ак таҗлы бәхетле ханымнар хризантема-роза чәчкәләрен күкрәкләренә кысып, ирләре исә истәлекккә бирелгән кадерле бүләкләрен күтәреп, рәхмәт хисләренә уралып бәйрәмнән таралышты. Әлеге бәйрәмне оештыручы ЗАГС хезмәткәрләре Зөһрә Әхмәтханова белән Раушания Нәкыйпова чиксез соклануларын яшермичә аларны озатып калдылар. «Илле ел гомер иткән илле пар бит, сөбханаллаһ, килалмаучылар да булды, аларга кайнар сәламнәребезне үзләре яратып укый торган район газетасы аша ирештереп калабыз», диделәр алар.

— Хисләр ташкыны камап алды, дулкынланудан телләр-телгә бәйләнми әле, — ди Сәрия ханым Рәхимова. — Безнең гомерләр 1976 елның 1 июлендә никах көне булып башланды. Аллаһка шөкер, әлегәчә бергә тату тормыш алып бардык, өч бала үстердек, ике кыз, бер ул, аларны башлы-күзле иттек. «Күңелләр булды, беренче тапкыр шушындый юбилей бит әле», дип сүзгә кушылды Рәфгат абый.
«Бәйрәм бик күңелле узды. Администрациягә зур рәхмәт. Мондый бәйрәмнәр булып торсын, еллар тынычлансын», диде Рашит Шәрифҗанов. 
«Авылларда язылышкан кешеләрне онытмаган өчен зур рәхмәт. Матур парлар күбрәк булсын. Матурлык ул гомерне озайта гына» — дип беравыздан фикер белдерделәр Фәймә апа белән Мәгъфүр абый Габидуллиннар.
"И матур яшибез дә инде, — ди Кариледән Әлфирә апа. — Җылы, шифалы яңгырлар яуды. Кариле Сабан туен гына күрегез әле, елдан-ел ничек яхшыра бара бит, быел Саба, Казан арты авылларыннан да килделәр, шундый матур Кариле чишмәсе буенда үтә ул, үзе үк тә күркәм гаилә саналган Гөлсем һәм Мулланур Миңнебаевлар төзекләндергән чишмә янында. Тынычлыгы гына җитеп бетми, ә болай районыбызда яшәргә бик рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә көне