Райондашлар Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды
Җәмгыять

Райондашлар Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Намуслы хезмәте өчен һәм  Әтнә авылында кибет ачылу уңаеннан, “Мегаом” оешмасы хезмәткәре Рафил Нурзада улы Галимуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Почта элемтәсе системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен  һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан “Татартсан почтасы” хезмәткәре Альбина Вячеславовна Яковлева Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Озак еллар намуслы хезмәте, социаль хезмәт күрсәтү үсешенә керткән өлеше һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан “Наз” бүлекчәсе пешекчесе Зөлфия Зиннәтулла кызы Нәҗметдинова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Признание заслуг

Озак еллар намуслы хезмәте, мәгариф үсешенә керткән өлеше һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының инглиз теле укытучысы Нурания Якуп кызы Әкбәрова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Озак еллар намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан “Борнак” җәмгыятенең ясалма орлыкландыру операторы Миләүшә Тәлгать кызы Гыйльметдинова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Признание заслуг

Озак еллар намуслы хезмәте, мәгариф үсешенә керткән өлеше һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Балтач бистәсенең өченче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фәния Жамсатин кызы Гомәрова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.


Нет комментариев