Рәхмәт хаты
5 августта янгын чыгып, гараж һәм сараебыз янып бетте.
5 августта янгын чыгып, гараж һәм сараебыз янып бетте.
Гаиләбезгә килгән шушы авыр вакытта күршеләр, туганнар, якын дуслар, авылдашлар, хәтта бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы сузды, бик зур рәхмәт сезгә. Шулай ук авыл җирлеге коллективына, мәчеткә, күрше авыллардан — Кариле, Югары Кенә һәм Чапшарда яшәүчеләргә олуг рәхмәтебезне ирештерәбез. Рәхмәт Кариле амбулаториясе, кызыбыз эшли торган район үзәк хастаханәсе коллективларына, оныгыбызның сыйныфташларының әти-әниләренә.
Тамчыдан күл җыела дип әйтүләре хак икән. Барлык ярдәм нәтиҗәсендә без инде яңа сарай да, гараж да төзеп чыга алдык. Безгә эшләгән яхшылыкларыгыз, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, мондый кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын.
Матмурадовлар гаиләсе,
Норма авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев