Өлкәннәр өчен барлык районнарда кайнар элемтә, бушлай юридик һәм хокукый ярдәм, шулай ук вакансияләр ярминкәләре оештырыла
1 нче октябрь — Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, республикада өлкәннәр ункөнлеге башлана.
Барлык районнарда алар өчен, кайнар элемтә, бушлай юридик һәм хокукый ярдәм, шулай ук вакансияләр ярминкәләре оештырыла. Ун көн дәвамында өлкәннәр сәламәтлегенә дә аерым игътибар бирелә. Комплекслы медицина тикшеренүләре узарга була. Ерак авылларга медицина тикшерүләре һәм ярдәм күрсәтү өчен мобиль бригадалары чыга.
Шулай ук, бушлай мәдәни, спорт чараларына бару мөмкинлеге бар. Ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен волонтёрлар «Игелекле эшләр» акциясен уздыра. Концерт, экскурсияләр, спорт ярышлары үткәрелә. Мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга ярдәм итә торган чаралар – ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм акцияләре, тематик очрашулар, уртак спорт ярышлары уздырыла.
Вести Татарстан
Нет комментариев