Рәхмәт сезгә, мәрхәмәтле балалар!
Җәмгыять

Рәхмәт сезгә, мәрхәмәтле балалар!

3 декабрь физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне.

Шул уңайдан Балтач урта мәктәбенең 7 а һәм 7 б сыйныфы укучылары Ясминәбез янына хәл белергә килеп, спектакль куеп, төрле уеннар уйнаттылар. Вакыт сизелми дә узып китте, кызыбыз укучыларга рәхмәтләрен җиткереп, яңадан кунакка чакырып калды.

Әлеге укучыларга, аларның җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне ирештерәбез, дип хәбәр итәләр Айгөл һәм Ришат Гозәеровлар.


инвалидлар ункөнлеге сәламәтлеге чикле кешеләр көне

Нет комментариев