"Романтик" лагеренда экоактивист, волонтер Давид Турганалиев кунакта булып китте.
Давид Турганалиев үзенең әйләнә-тирә мохитне, бигрәк тә, урманнарны чүптән арындыручы, һәр ел фасылында табигатебезне чистартып торучы буларак районда гына тугел, республикабызда да танылу алаган егет. Ул ял итүче баларны үзенең эшчәнлеге белән таныштырды, ә иң мөһиме әйләнә-тирәне чистартып торудан,бигрәк тә аны чүпләмәу әһәмиятлерәк булуын аңлатты.
Давидка киләчәктә тагын да зур уңышлар теләп калабыз, аның хәрәкәтенә тагын да күп балалар кушылып, әйләнә-тирәбезне тагын да чиста, матур итеп саклап тотуда ярдәм итәрләр дип ышанып каласы килә.
Нет комментариев