Балтачның «Наз» тернәкләнү булекчәсендә ял итүче пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле кешеләр 29 декабрь көнне «Социаль туризм» программасы кысаларында "Саба урман хуҗалыгы тарихы" музеена сәяхәт кылдылар.
Музейда 19 нчы гасырдагы урман хуҗалыгы тарихын тасфирлаган төрле рәсемнәр, эш кораллары, агачтан ясалган савыт-сабалар урнашкан. Тернәкләнүчеләргә бигрәк тә табигать залы ошады. Сәяхәт ахырында балтачлылар музей һәм "Наз" үзәге коллективларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр, дип хәбәр итә Гүзәл Фатыйхова.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев