Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Сентябрьдә отпуск алу отышлымы-юкмы?

Сентябрьдә биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларның 22 эш көне булачак, шуңа күрә көзнең беренче аен отпускка чыгу өчен отышлы дияргә була

Сентябрь отпуск алу өчен иң популяр айларның берсе санала. Көзнең беренче аенда ял итү отышлымы – «Татар-информ» материалында.

Хезмәткәрләргә планлаштырылган отпуск алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләре суммасы айдагы уртача көннәр саныннан чыгып исәпләнә – 29,3. Бер эш көненең бәясенә һәр аерым айдагы эш көннәре саны тәэсир итә. Конкрет айда эш көннәре никадәр күбрәк булса, бер эш көненең бәясе шулкадәр арзанрак. Бу хезмәт хакы календарь ел дәвамында үзгәрмәү белән бәйле. Димәк, әгәр татарстанлы иң күп эш көне булган айда отпуск ала икән, аның акчалата югалтуларының суммасы кими.

Сентябрьдә биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларның 22 эш көне булачак, шуңа күрә көзнең беренче аен отпускка чыгу өчен отышлы дияргә була. Әмма ялны октябрьгә планлаштыру отышлырак, ул елның иң отышлы ае дип санала, чөнки анда 23 эш көне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев