Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Өлкәннәр көне ел саен матур гадәт буенча әбиләр чәе белән үтә
Быел да ул бик оешкан төстә үткән. Тәм-томнардан сыгылып торган табын артына мәктәп-бакча коллективы өлкәннәре чакырылган.
Авыл абыстае Фәния Закирова Коръән укыган, биргән сәдакәләргә дога кылган.
Балалар исә Өлкәннәр көненә багышланган бик матур, тирән эчтәлекле концерт тәкъдим итте. Ак яулыклы әбиләр, дәү әниләр укучыларның осталыкларын күреп ихластан сөенгән.
Нет комментариев