Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Соңгы өмет сездә, балабыз күзгә күренеп сула бит!»

Әлфия апаның күңелендә бер үкенеч калган. Алар кабаттан Гүзәл ханым белән очрашып аңа рәхмәт әйтә алмаган.

Редакциябезгә гозер белән дә, рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да шактый. Әмма Әлфия апа кебек тормыш сынаулары алдында калган, чарасызлыктан нишләргә белмәгән язмышлар хакындагы шалтыратулар аеруча авыр кабул ителә. Нәрсә әйтергә белмисең, юатырга сүзләр табып булмый. Хәер, монда сүзләр белән генә ярдәм итеп буламы соң? 

Тумышы белән Буа ягыннан мин дип таныштырды Әлфия апа үзен. Улы белән килене Казанда яшиләр икән. Сау-сәламәт туган оныгы Ислам кисәк кенә авырый башлый. 

— Бармаган табиб, мөрәҗәгать итмәгән кеше калмады. Кайларга гына бармадык! Башта аллергия диделәр, аннан соң күз тигән, бозым кергән дип әйттеләр. Онык күзгә күренеп сулды. Улым белән кызыма (Әлфия апа киленен яратып кызым дип дәшә — Г. Г) ярдәм итәргә Казанга күченеп килдем. Сабыйның тилмергәннәрен сүзләр белән аңлатуы мөмкин түгел. Ярдәм итә алмавыбыз өчен үзебезне аның каршында ничек итеп гаепле тойганны белсәгез, чарасызлыктан да авыры юк икән. Җир читендә ярдәм итә алачаклар дисәләр, анда да барырга риза идек. Тик ашар ризыгы, сулар һавасы бетмәгән булса, табыла икән бит мөмкинлекләр. Бервакыт очраклы рәвештә, авылда яшәп, Казан шәһәрендә  эшләүче Гүзәл исемле ханым хакында ишеттек. Телефонын табып, хәбәргә чыккач, кабул итә алмавы хакында әйтте. Соңгы өмет сездә, балабыз күзгә күренеп сула бит дигәч, төшке ял вакытында кабул итәргә риза булды. Мине иң шаккатырганы безне кабул иткәндә тәһарәт алып, дога белән каршы алуы булды. Оныгыбыз моңарчы беркешегә дә кулга килми иде. Ә Гүзәл ханымның алдына утырып, дога укыган чакта тыныч кына утыруы аптырашта калдырды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән оныгыбызның авыру сәбәбен әйтеп, дәвалану юлларын күрсәтте (Бала булгач, дәваланырга алынмыйм диде). Без нәкъ ул өйрәткәнчә эшләдек, — дип сөйләде Әлфия ханым. 

«Оныгыгызның эче тулы паразит. Сезгә кичекмәстән, табибка барырга, анализлар бирергә кирәк. Әмма дәва ала башлаганчы организмны чистарту таләп ителә», дип Гүзәл ханым чарасызлыктан инде өмет уты сүнә башлаган әти-әнигә нәрсә артыннан нәрсә эшлисен бәйнә-бәйнә аңлатып бирә.

Исламны хастаханәгә күренергә алып баралар һәм Гүзәл ханым әйткәннәрне сөйләп күрсәткәч, табиб шакката. «Сезгә бу күрсәтмәләрне кем әйтте, бик белемле, тәҗрибәле табибтыр бу кеше, андыйлар бик сирәк бит хәзер», ди. 

Әлфия апа әйтүенчә, Исламга ярдәм итәргә алынган Гүзәл ханым белеме буенча табиб түгел, шулай ук күрәзәче дә түгел. Көченнән килгәнчә, вакыты булганда Аллаһы Тәгалә ярдәме белән һәркемгә ярдәм итүче, шифа бирүче.

— Тикшерүләр узып, дәвалану курслары ала башлагач, оныгым күзгә күренеп сәламәтләнә башлады. Моңарчы бернинди кызыксынуы булмаган әйләнә-тирәдәге вакыйгалар, кибеттәге уенчыклар аңа кызык була башлады, — ди әңгәмәдәшем. 

Әлфия апаның күңелендә бер үкенеч калган. Алар кабаттан Гүзәл ханым белән очрашып аңа рәхмәт әйтә алмаган. Тик шулай да мин таң аткан саен, иң беренче итеп Аллаһы Тәгаләгә, аннан Гүзәл ханымга рәхмәтләр укып, исәнлеге өчен дога кылам, ди ул. 

Әлфия апа сөйләве буенча Гүзәл ханым тумышы белән Балтачтан, Норма авылы кызы, Куныр авылы килене. Аның «Хезмәт» газетасына мөрәҗәгать итүе дә шуңа бәйле. Шушы язманы укып, Гүзәл безнең аңа һәркөн рәхмәтле булуыбызны белер иде, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл