Сынауларга көч бир, мәхәббәт!
Җәмгыять

Сынауларга көч бир, мәхәббәт!

Көзге ямьле көннәрнең берсендә махсус хәрби операциядә батырларча илне саклаучы райондашыбыз гаилә корды

Алексей Васильевич Конькин - Тагашур авылы егете. Мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операциягә алынды. Башыннан ук үзенең уяулыгы, җитезлеге белән аерылып торды. Хәрби кардәшләре аның яудагы батырлыкларын еш сөйли, таяныч, чын иптәш булуын югары бәялиләр. Ул беркайчан да кардәшләрен яу кырында ташлап калдырмый, кем белән керә, шуның  белән чыга.

Алексей Васильевич кылган батырлыклары өчен бик күп медальләргә лаек булган хәрби. Соңгы бәрелешләр вакытында ул нык кына яраланды, госпитальдә ятып чыкты, хәзер исә тернәкләнү чоры үтә.

Туган ягында ялда вакытта  Алексей  Васильевич Пор Көтәш авылы кызы Марина Васильевна Матвеева белән гаилә корды. Гаиләләрен рәсмиләштергәндә яшь гаиләне котларга Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Чепья авылы җирлеге җитәкчеләре дә килде.

Хәрби бурычын намус белән башкаручы Алексей Васильевичны һәм дә аның тормыш юлдашын яңа гаилә корулары белән тәбрик итәбез, саф мәхәббәт белән бер-берсен аңлап яшәүләре, гаиләләренең озын гомерле булуын, балалар белән сөендерүләрен теләп калабыз. Илләр-еллар тыныч булсын, сынауларга бирешми кабынган сөю учагы мәңге балкып янсын!


Алексей Васильевич Конькин

Нет комментариев