Җәмгыять

Татарстан хосусый секторны газлаштыру буенча Россиядә өченче урын алды

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 нче мартыннан Татарстанда һәм бөтен Россиядә торак биналарда газ җиһазларын тикшерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә

«Домклик» аналитик үзәге шәһәр читендәге торакны газлаштыру дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингын бастырды. Татарстан 89,9% күрсәткече белән өченче урында.

Ставрополь крае лидер булды (96%), икенче урында Ростов өлкәсе (90,2%). Тулаем ил буенча хосусый секторны газлаштыру дәрәҗәсе (71%) күпфатирлы йортларның шундый ук күрсәткеченнән (63,4%) артып китә.

Яңа төзелешләр газ белән һаман да сирәгрәк җиһазландырыла, ә шәһәр читендәге сегментта бу тенденция актив үсә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, даими яшәү өчен йортларда газ ешрак очрый, дип хәбәр итә «Ведомости».

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 нче мартыннан Татарстанда һәм бөтен Россиядә торак биналарда газ җиһазларын тикшерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Төп үзгәреш шунда ки, хәзер тикшерүләр махсус җиһазлар ярдәмендә үткәреләчәк.

Казань КП


Нет комментариев