Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда 8 ел эчендә 1300 экологик чара гамәлгә ашырылган

2019 елдан «Экология» милли проекты кысаларында Татарстанда 21,6 млрд сум күләмендә финанслау белән 30 эре чара башкарылган булган

Яр Чаллыда «Россия суы» экологик съезды кысаларында су ресурслары белән идарә итүгә һәм су объектларын саклауга багышланган панель сессия узды.

Татарстан экология министры Азат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, 8 ел эчендә республикада 107 млрд сумлык 1300дән артык табигатьне саклау чарасы гамәлгә ашырылган. Аның сүзләренчә, 117 млрд сумлык экологик зыян булдырылмаган, 3,5 млн кеше өчен яшәү шартлары яхшыртылган.

2019 елдан «Экология» милли проекты кысаларында Татарстанда 21,6 млрд сум күләмендә финанслау белән 30 эре чара башкарылган булган.

2025 елдан республика «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектында катнаша, аның кысаларында 3 млрд сумга якын табигатьне саклау буенча сигез проект гамәлгә ашырыла. Акчаларның төп өлеше, Чаллыдагы Мәләкәскә елгасын чистартуны да кертеп, «Россия суы» программасына юнәлдерелгән.

Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев