Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә
Җәмгыять

Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Әмма якындагы көннәрдә һава торышы үзгәрә: коры суык чигенеп, әкренләп җылытачак

Соңгы арада республикада аномаль суык һава урнашты. Әмма якындагы көннәрдә һава торышы үзгәрә: коры суык чигенеп, әкренләп җылытачак. Явым-төшем — кар-буран көтелә.

Чәршәмбе — 28 гыйнварда көнбатыштан циклон үтеп керү сәбәпле, һава температурасы —7...—12 градус кына тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә —13...—18 градус. Пәнҗешәмбе — 29 гыйнварда кар, урыны белән көчле буран. Көндез термометрның терекөмеш баганасы —2...—7 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә — 8...—13. Секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил. Юлларда — бозлавык һәм кар көртләре.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга һәм шимбә — 30–31 гыйнварда берникадәр суыта башлаячак. Урыны белән кар-буран һәм көчле җил булачак диелә хәбәрдә

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев