Җәмгыять

Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 2026 елның I кварталында 5,6%ка арткан

Март аенда республикада сәнәгать җитештерүе индексы елга карата 8,6% ка һәм айга карата 13,8% ка артты

Татарстанда сәнәгать җитештерүе 2026 елның I кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,6% ка үсеш күрсәтте. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Шул ук вакытта аерым алынган март аенда республикада сәнәгать җитештерүе индексы елга карата 8,6% ка һәм айга карата 13,8% ка артты.

Статистиклар мәгълүматлары буенча, 2026 елның гыйнвар – март айларында, 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, төбәктә энергетика секторында (8,2% ка), эшкәртү производстволарында (6,0% ка), файдалы казылмалар чыгаруда (3,4% ка) җитештерү күләмнәренең артуы күзәтелде.

Шул ук вакытта I кварталда Татарстанда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, калдыкларны утильләштерү һәм пычрануны бетерү белән бәйле тармакларда җитештерү күләмнәренең 3,8% ка кимүе теркәлгән.

Татар-информ


Нет комментариев