Азат Кадыйров хәрәкәт активистлары, ветераннары һәм югары уку йортлары башлыклары белән хезмәт отрядларын үстерү стратегиясе турында фикер алышты
Түбән Кама «Кама Артегы»нда «СО.Здание» мультиформат үзәге эшенә старт бирделәр.Тантаналы чарада Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров катнашты.
Яңа пространство иң соңгы техника белән җиһазландырылган: биредә подкастлар студиясе, 3D-басма һәм VR-технологияләр зонасы эшли. Биналарның дизайны студотрядлар тарихының интерактив музее стилендә эшләнгән. Бу Россиядә балалар лагере базасында гамәлгә ашырылган беренче шундый проект.
Азат Кадыйров хәрәкәт активистлары, ветераннары һәм югары уку йортлары башлыклары белән хезмәт отрядларын үстерү стратегиясе турында фикер алышты. Мондый мәйданчыклар булдыру – яшь белгечләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруның төп этабы.
НТР24
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев