Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Түбән Новгород-Казан электричкалары белән йөрү 10%ка арткан

Маршрутта Арзамас-2, Перевозская, Сергач, Пильна, Княжиха, Шумерля, Вурнара, Канаш, Зөя һәм Яшел Үзән станцияләрендә тукталышлар каралган

Түбән Новгород һәм Казан арасында төбәкара электропоездлар йөрү 2026 елның гыйнвар-февралендә 10% ка арткан. Горький тимер юлы мәгълүматлары буенча, поездлар хезмәтләреннән 66 меңнән артык кеше файдаланган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 10%ка артык.

Бу юнәлештә яңа буын ЭП3Д серияле электропоездлар йөри, алар видеокүзәтү камералары, өстәмә кузгалып тора торган баскычлар, эргономик креслолар, сыйдырышлы багаж киштәләре, велосипедлар ташу урыннары һәм һаваны зарарсызландыра торган климат системалары белән җиһазландырылган. Беренче һәм соңгы вагон тамбурларында аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен электр күтәргечләр каралган.

Поезд көн саен йөри. Юл вакыты 5 сәгать 55 минут тәшкил итә. Түбән Новгородтан 05:10 һәм 16:08 сәгатьтә китә, Казанга 11:05 һәм 22:03 сәгатьтә кайтып җитә. Казаннан 05:25 һәм 15:54 китә һәм Түбән Новгородка  11:20 һәм 21:49да барып җитә. 

Маршрутта Арзамас-2, Перевозская, Сергач, Пильна, Княжиха, Шумерля, Вурнара, Канаш, Зөя һәм Яшел Үзән станцияләрендә тукталышлар каралган.

Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев