Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Үткәнгә — нәтиҗә, алга — максат

Район Советы утырышлар залында терлекчелек тармагының 2025 ел нәтиҗәләре каралды. Анда хуҗалык рәисләре һәм белгечләр, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты, киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды

Иң элек терлекчелек юнәлешендә югары сыйфатлы продукция җитештерү өлкәсендә бүгенге көндә бу тармакта яшәп килүче кимчелекләр, аларны бетерү юллары, технологияне саклау мәсьәләләре буенча башкала белгечләре чыгыш ясады. Аларның докладларыннан күренгәнчә, терлекчелек сәнәгатендә сыйфатны күтәрү — чыгымнарны арттырмыйча керемнәр алу өчен иң отышлы юл.

Киңәшмәдә терлекчелекнең һәр тармагы буенча җентекләп анализ ясалды. Төп күрсәткечләр түбәндәгечә: 

— Алдагы ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1187гә, сыерларның баш саны 484кә арткан, бу 3 процент үсеш дигән сүз. Хуҗалыкларда 147 мең 397 тонна сөт житештерелеп, алдагы ел күрсәткеченнән 6 процентка артык булган. Ит житештерү, терлекләрдән бозау алу да үсештә.

Иң элек җитештерүнең икътисади юнәлешен карап узыйк. Еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча күрелгән чаралар бүгенге көндә үзенең нәтиҗәләрен бирә, дип әйтергә тулы нигез бар.

Сату бәяләре белән исәпләгәндә 2025 елда район күмәк хуҗалыкларында 10 миллиард 2 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 22 процент, ягъни 1 миллиард 809 миллилон сумга артык. Шушы сумманың 74 проценты, ягъни 7 миллиард 439 миллион сумы терлекчелек өлкәсенә туры килә, ә калган 2 миллиард 563 миллион сумы игенчелек тармагына карый. Алдагы ел белән чагыштырганда терлекчелектә 19 процент, игенчелектә 33 процент үсеш бар. 

Гомуми продукция җитештерү күләме буенча лидерлар — «Татарстан» (җитәкчесе — А.Нотфуллин), монда 1 миллиард 125 миллион 191 мең сумлык, «Кызыл юл» хуҗалыгы (җитәкчесе — Ф. Хәйруллин), монда 871 миллион 795 мең сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерү темплары буенча «Активист» (Р. Зәкиев), Тукай исемендәге (И. Мостафаев), «Труд» (Р. Һадиев), «Дуслык» (Н. Колоколов), «Сосна» (Ф.Ситдыйков), «Маяк» (Х.Хаҗиев), «Борнак» (Р.Нәҗипов), «Якты юл» (А.Ганиев) хуҗалыклары мактауга лаек.

Ә инде җитештерү күләмен 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә бүлеп карасак, районның уртача күрсәткече 13 миллион 803 мең сум тәшкил итә. Иң зур сан "Татарстан"да — 24 миллион 965 мең сум, "Кызыл юл"да — 18 миллион 777 мең сум, "Смәел«дә (И.Шакиров) — 17 миллион 164 мең сум. Бу юнәлештә «Алга» (Р.Гыйльмуллин), «Игенче» (Б.Зыятдинов), «Бөрбаш» (Р.Солтанов) хуҗалыкларының күрсәткечләре үсеше түбән.

2025 елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм төрле хезмәтләр күрсәтүдән хуҗалыкларның 7 миллиард 494 миллион сумлык акча кереме булды. 2024 ел белән чагыштырганда, бу 1 миллиард 46 миллион сумга яисә 16 процентка артык. Барлык керемнең 95 проценты терлекчелеккә, калган 5 проценты игенчелеккә һәм төрле хезмәт күрсәтүләргә туры килә.
Районның барлык хуҗалыклары да акча керемен арттыруга ирештеләр. Бу өлкәдә иң зур үсешне «Активист» һәм «Сосна» хуҗалыклары күрсәтте, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 45-34 процент. Иң зур акча кереме "Татарстан"да — 912 миллион 508 мең, "Кызыл юл«да — 645 миллион 461 мең, «Дуслык» хуҗалыгында 559 миллион 025 мең сум.

Кергән акча керемен 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә бүлеп караганда, район буенча уртача күрсәткеч 10 миллион 342 мең сум тәшкил итә. Хуҗалыклар арасында иң зур күрсәткеч «Татарстан» хуҗалыгында — 100 гектар җиргә 20 миллион 246 мең сум, "Смәел"дә — 14 миллион 178 мең сум, "Кызыл юл"да 13 миллион 902 мең сум. Шул ук вакытта "Игенче"дә 7 миллион 247 мең, "Сорнай"да 6 миллион 676 мең сум гына тәшкил итте. Терлекчелек тармагының төп күрсәткечләре уңай булса да, аларны хуҗалыклар буенча төрле булуы, урыннарда еллар буе кабатланып килә торган кимчелекләрнең дәвам итүе күзәтелә. Бу турыда материал газетабызның алдагы саннарында биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев