Хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренең соцнайм буенча торакка чираты сакланачак
Җәмгыять

Хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренең соцнайм буенча торакка чираты сакланачак

Хәрби операциядә катнашучы һәлак булган очракта гаилә составы үзгәрә, тик хәрби үлеме аркасында аның гаилә әгъзаларын торакка мохтаҗлыктан исәптән төшерү тыелачак

Махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның гаиләләре социаль найм буенча торакка чиратын югалтмаячак. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советының 25нче утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Гражданнарның Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан соцнайм шартнамәләре буенча торакка хокукларын гамәлгә ашыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты махсус хәрби операция барышында һәлак булган затның гаилә әгъзаларының торакка хокукларын яклауга юнәлдерелгән.

Хәрби операциядә катнашучы һәлак булган очракта гаилә составы үзгәрә дигән сүз. Тик әлеге формальлеккә нигезләнеп, хәрби үлеме аркасында аның гаилә әгъзаларын торакка мохтаҗлыктан исәптән төшерү тыелачак. Шул рәвешле, социаль найм шартнамәсе буенча гаилә дәгъва иткән торак мәйданы кимемәячәк.

Татар-информ


торак

Нет комментариев