Проект быел да дәвам итәчәк
Узган ел районыбызның «Хыял» яшьләр үзәге белгечләре «PRO» проекты кысаларында райондашларны төрле һөнәрләргә өйрәтеп, күләмле эш башкарды.
Проект быел да дәвам итәчәк.
Балтачлылар үзләрен тегү, чигү, кәгазьдән 3D модельләштерү, рәсем сәнгате, гипс белән эшләү, полимер балчыктан әйберләр ясау, агачны яндырып сыннар төшерү, сыерчык оялары ясау, фотографиягә төшерү буенча сынап, күнекмәләр туплый ала. Моннан тыш, шәхси психолог белән эшләү үзеңне ышанычлырак тотарга ярдәм итәчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев