«Хыял» яшьләр үзәгендә агачны яндырып эшләү буенча мастер-класс узды
Җәмгыять

«Хыял» яшьләр үзәгендә агачны яндырып эшләү буенча мастер-класс узды

Мастер-классны Газизов Фәрит Рәшид улы үткәрде

PRO проекты кысаларында «Хыял» яшьләр үзәгендә агачны яндырып эшләү буенча мастер-класс узды.

Бу чара яшьләрне иҗади сәләтләрне үстерү, кул эшләре белән мавыгу һәм уникаль әсәрләр иҗат итүгә өйрәтү максатыннан оештырылды.

Мастер-классны Газизов Фәрит Рәшид улы үткәрде, ул үзенең осталык серләре белән уртаклашты һәм катнашучыларны уникаль сәнгать әсәрләре иҗат итәргә рухландырды. 

Катнашучылар агачны яндырып эшләү техникасын өйрәнделәр, орнаментлар һәм композицияләр ясадылар, нәтиҗәдә чын сәнгать әсәрләре барлыкка килде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев