Айгөл Таҗиевадан пылау рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Таҗиевадан пылау рецепты

Пылау әзер булгач, аны яхшылап болгатабыз

Кирәк булачак:

  • 600 г дөге
  • 500 г ит
  • 4-5 данә эре кишер
  • 3 данә суган
  • Тоз, борыч, пылау өчен тәмләткечләр  
  • 1 баш сарымсак 
  • 170 г үсемлек мае 

Дөгене соңгы суы үтә күренмәле булырлык итеп юарга һәм ит әзерләнгәнче суга салып куярга. Казанны яхшылап кыздырырга аннан соң суган каралганчы кыздырырга. Кубиклар белән туралган итне өстәргә һәм уртача утта кыздырырга. Шуннан соң кишер өстәргә, кишер бераз йомшарганчы болгатып кыздырырга. Ит белән яшелчәләрне капларлык итеп кайнар су салырга. Бу вакытта тоз, борыч һәм тәмләткечләр өстәргә. Аннары капкач астында 30-40 минут дәвамында кайнатырга.

Әлеге массага алдан әзерләнгән дөге салып, кайнар су өстәргә, су дөге өстеннән 1 см га югарырак булырга тиеш. Уртага саарымсак саласы. Утны максимумга кадәр арттырырга һәм суны кайнатырга (капкач белән капламаска). Су кайный башлагач, дөгене уртага, сарымсакка җыябыз.

Су тулысынча парга әйләнгәч, пылауны тәлинкә белән, ә өстен капкач белән каплыйбыз. Утны минимумга кадәр киметәбез һәм пылауны 20 минутка калдырабыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев