Айгөл Таҗиевадан тәмле пәрәмәчләр рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Таҗиевадан тәмле пәрәмәчләр рецепты

Кызган майга пәрәмәчләрне аска таба бөккән ягы белән салабыз, уртача утта капкач каплап кыздырабыз, әйләндергәч, капкачсыз кыздырабыз

Камыр өчен:
кефир 250 г
он 270-300 г
сода 1/3 чәй кашыгы (сүндермәскә)
үсемлек мае 3 аш кашыгы
тоз 0,5 чәй кашыгы

Эчлек өчен:
6-7 шт пешкән йомырка, 4-5 бәйләм яшел суган, тоз, борыч тәменчә. Тагын бер эчлек: кишер һәм суган белән кәбестәне,тоз,борыч салып пешереп алабыз.

Сыек камыр ясалганчы кефирга тоз, он (бераз), сода өстәргә.  Аннан соң он кушып, йомшак камыр басабыз.
Ахырда үсемлек мае өстәргә һәм яхшылап болгатырга. Камырны 30 минутка ял итәргә калдырырга.

Кызган майга пәрәмәчләрне аска таба бөккән ягы белән салабыз, уртача утта капкач каплап кыздырабыз, әйләндергәч, капкачсыз кыздырабыз.
 


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев