200 г шоколад һәм 50 г каймак ярдәмендә шоколадлы глазурь ясыйбыз
Бисквит өчен 100 г иләнгән он, 40 г какао, 1/2 чәй кашыгы разрахлитель, чеметем тоз, 125 г шикәр комы. Барысы да бер савытка салып, яхшылап болгатабыз.
Бүлмә температурасындагы 100 мл кефир, 1/2 чәй кашыгы чәй содасы, 75 мл кофе (сыек хәлдә кайнатылган кофе), 40 мл үсемлек мае, 1 йомырка өстәп камырны ясап бетерәбез. Иң элек стаканда җылы кефир белән соданы кушып, кабартып алабыз. Шуңа йомырка, кофе һәм май өстибез, яхшылап болгатасы һәм коры ингредиентларны өстисе.Тагын бер кат яхшылап болгатасы. 170С та 25 минут пешерергә.
Крем: 400 г эремчек сырын 100 г каймак һәм шикәр пудрасы (70 г) белән болгатасы. 200 г шоколад һәм 50 г каймак ярдәмендә шоколадлы глазурь ясыйбыз.
Нет комментариев