Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бавырдан бик тәмле рулет

Тәмле булсын!

Кирәк булачак:

Бавыр — 300 гр
Йомырка — 1 шт
Сөт — 50 мл
Сарымсак — 2 торнак
Он — 3 аш кашыгы
Тоз
Борыч

Эчлек өчен:

Суган — 2 шт
Кишер — 2 шт ( уртача зурлыктагы)
Майонез
Сарымсак — 1-2 торнак

Башта суган белән кишерне майлы табада кыздырып алабыз. Аннан бавырны блендерда әйләндереп, аңа йомырка, сөт, тоз, борыч, сарымсак, он кушып, яхшы итеп бутыйбыз һәм табада юка, зур коймак итеп пешереп аласыз.

Кыздырылган кишер, суганга бераз сарымсак салып майонез белән бутыйбыз һәм коймак өстенә җәеп, рулет иттереп төреп, кисәкләргә кисәбез.

Рецепт @leiliaminnullina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә