Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле чәкчәк. Әлфия Мирсаяпова рецепты

Болгату өчен 0,5 килограмм шикәр комына 0,5 килограмм бал, ике кашык су салып кайнатам.

Туңдырылган 7 йомыркага бер чеметем тоз, ярты чәй кашыгы сода салып, миксерда 5–6 минут туглыйм. Бик матур булып күперә.

Аннан соң аз-азлап он салып, кашык белән болгатам. Өч тулы чынаяк он китә. Аннары камырны кунада изәм. Кулга ябышмый башлагач та 15–20 минут чамасы басам.

Камырны кисеп карагач, тишекләр күп булса, димәк, камыр әзер дигән сүз. Әлеге камырны 7 өлешкә бүлеп җәям. Камыр токмач камырыннан калын булырга тиеш. Аннары камырны йомшак тастымал каплап ял иттерәм һәм кисеп, пешереп алам.

Болгату өчен 0,5 килограмм шикәр комына 0,5 килограмм бал, ике кашык су салып кайнатам. Катнашма күбекләнгәч, чәкчәккә салып болгатам. Бик тәмле була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә