Бик тәмле итеп каз каклау ысулы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле итеп каз каклау ысулы

Казны юып, саркытабыз. Эчен-тышын тоз белән ышкыйбыз. Кайберәүләр сарымсак белән дә ышкый.

Бу очракта, сарымсак белән ышкыганнан соң, казны бер сәгать «ял иттерергә» кирәк.

Тозны сарымсактан соң гына ышкыйсы була. Бер казга якынча 300–350 г тоз кирәк булачак. Соңыннан казны һава йөртә торган тукымага төрәсе, җиләсрәк урынга эләсе. Какланган тозлы итне биш көннән соң да ашарга була. Берничә ай дигәндә, каз чынлап та өлгереп җитәчәк.
 

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә Каз каклау

Нет комментариев