Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Цезарь салаты рецепты

Бу салат өчен аерым тәмләткеч сатыла. Бер кап тәмләткечне 250 мл натуральный йогурт белән болгатып соус ясасы һәм аерым савытларга куясы

Кирәк булачак:

Пекин кәбестәсе
Тавыкның түш ите
Помидор(булса черри сорты)
Ак ипи яки батон
Каты сыр(минеке "российский" дигән
Тоз, кипкән сарымсак оны, паприка.

Порционный тәлинкәләргә пекин кәбестәсен турап саласы, төбе капланырлык итеп. Помидорны шакмаклап турап, берничә кисәк кәбестә өстенә саласы. Тавыкның түш итен турап, (мин табада әзрәк суда пешереп алдым), сарымсак оны һәм паприка белән болгатып кыздырасы һәм помидор янына берничә кисәк куясы.Өстенә вак кыргычтан чыгарып сырны сибәсе. Батонны яки ипине шакмаклап турап, ит кыздырган табада кыздырып аласы. Салатны өстәлгә бирер алдыннан кыздырган батон кисәкләрен салып бирәсе.

Бу салат өчен аерым тәмләткеч сатыла. Бер кап тәмләткечне 250 мл натуральный йогурт белән болгатып соус ясасы һәм аерым савытларга куясы.Мин үзем ясаган өй майонезы белән болгаттым тәмләткечне. Кемгә нинди күләмдә кирәк үзе салып ала.

Мин үземчә генә итеп гадиләштердем дә, батон белән соустан кала болгатып ясадым һәм өстәлгә куйганда соусны салып болгаттым, өстенә кыздырган батон сиптем. Ай-хай тәмле дә инде... Ммм..
Тормышларыгыз тыныч, өстәлләрегез мул булсын дусларым!

Автор: Кадрия Ишмурзина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев