Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

«Дамские пальчики» торты (Мәрьям Миңнегулова)

Кремлап өйгәч өстенә угычтан шоколад кырып сибелә

Кирәк була: 
●1 стакан сөт 
●0,5 стакан су 
●Чеметеп кенә тоз 
●180 гр ак май 
●1,5 стакан он 
●6 йомырка. 
-Крем өчен: 
●500 грлы 20% сметана 
●100 гр песок. 

Эш барышы: 
Калын төпле савытка сөт, су, тоз, май салып газ өстендә эретәбез. Май эреп беткәч ипләп кенә он салып 2 минут әкрен генә утта болгатып, бер масса барлыкка килгәнче тотабыз. Газны сүндереп массаны суытабыз. 
Суынган массага берәм — берәм йомырка салып болгатабыз. Хәзер инде әзер камырны насадка киертелгән махсус капчыкка тутырып, пергамент кәгазе җәелгән табага агызып чыгабыз. 200 гр лы мичтә 20 минут чамасы, аннан 180 гр лыда пешереп бетерәсе. 

Суынгач кремлап өясе генә кала. 
Крем. Сметанага песок салып әз генә болгатам да холодильникка тыгып куям, артык нык болгатмагыз, холодильникта песок үзе эреп бетә ул. 
Кремлап өйгәч өстенә угычтан шоколад кырып сибелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев