Эре помидорларны кискәләп салсаң матур да тәмлерәк тә була
Стерилле банкаларның Һәрберсенең төбенә боҗралап суган, лавр яфрагы, гвоздика, кара борыч салабыз. Помидорларның эреләрен кискәләп, вакларын шул килеш тә ярый — тутырабыз.
1 литрлы банкага 1 аш калагы 9 процентлы уксус һәм 1 аш калагы сыек май салып чыгабыз да кайнап чыккан рассол агызабыз.
Рассол өчен: 1 литр суга 1 аш калагы тоз, 3 аш калагы шикәр комы салып кайнатабыз.
Рассол салынган помидорлы банкаларны водяная баняда 15 мин стерильләштереп алабыз. Бу 1 литрлы банкалар өчен.
700 гр банкаларны 10 мин, 500 гр банкаларны 7 мин җитә. Аннары капкач белән ябып, суынырга куябыз дип яза Лилия Әскәрова
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев