Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Фәрештәләр күз яше пирогы рецепты

Пирог пешеп чыккач, өстенә суфлены җәеп, газга кабат 10 минутка 150 градуска куеп алабыз

Камыр өчен: 80 гр ак май(слив. маслр)
2 аш кашыгы шикәр комы
1 йомырка сарысы
1 чәй кашыгы сметана.
1 стакан он

Камырны 30минутка холодильникта калдырабыз.

Эчлек: 500 гр творог
3 шт йомырка сарысы
150 гр шикәр комы
100 мл сметана
1 пакет ванилин
2-3 аш кашыгы манный ярмасы
Миксер ярдәмендә болгаткач,30минутка калдырабыз.

Алабыз таба(26см).Майладым, камырны кул бн җәйдем, өстенә эчлекне агыздым!

180*ка 25 минутка озаттым! Газ алдан кабынган!

10 минут кала, тиз генә йомырка агын кабартабыз!
Алабыз:
4шт йомырка агын
4аш кашыгы шикәр комы!

Пирог пешеп чыккач, өстенә шушы суфлены җәеп, газга кабат 10 минутка 150*ка куеп алабыз!

Пеште, пирогны алырга ашыкмагыз! Газ ишеген бераз ачып куеп, пирогны суытыгыз 2 сәг тирәсе! Яки пирогны алып, өстенә савыт каптагыз! 2сәг үтү белән, күз яшьләре чыгачак!

Тәмле булсын!

Автор: Эльмира Камалиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә